Чукындыру бәйрәме

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә православный Чукындыру бәйрәмен билгеләп үтү өчен Печище мәктәбе укучылары һәм укытучылар коллективы Гремячка чишмәсе янына җыелдылар.

Авыл кешеләре дә бәйрәмдә бик актив катнашты: җырлар җырлады, түгәрәк уеннар уйнады, самовардан чәй эчте.

Бүйрәмнең кульминациясе булып батюшканың  дога укып, суны яктыртуы булды. Ул халыкка бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләде.

Ахырдан бар халык изге су җыйды. Бу су кешене бик күп авырулардан саклый, йортны тынычлыкта тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International