Кичә Апас районында ТР ның авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры М.Ахметов җитәкчелегендә зона семинары булып узды. Анда 2015 нче елга йомгаклар ясалды һәм авыл хуҗалыгы тармагының җитештерүчәнлеген үстерү турында сүз барды.
Утырыш эшендә район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары катнашты.
Министр күрсәткечләргә конкрет анализ, конкрет кисүтүләр, конкрет адымнар турында конкрет мисаллар китерде.
Ахырдан эре холдинг компанияләре һәм район башлыкларының докладлары тыңланды.