Мәктәп директорларының стажировка мәйданчыгы

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Мәгариф министрлыгы Югары Ослан районында мәктәп директорларының стажировка мәйданчыклары булдыру турында карар кабул итте. Һәм Куралово белән Макыл мәктәпләре бу планны тормышка ашырачак.

2 көн буена Куралово мәктәбендә мәктәп җитәкчеләре белән “Яңа стандартларны тормышка ашыруда оештыру-идарә шартлары” дигән темага киң программалы укыту уздырылды.

Анда Куралово мәктәбе директоры Г.Г.Маслов үткәргән “Укыту оешмаларының социаль капиталы үсеше” темасына уздырган педагогик совет киңәшмәсе бер кешене дә ваемсыз калдырмады.

Республика директорлары бик канәгать булып кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International