Кичә Яр Морквашы авылында Михаил һәм Анна Долговларның алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар инде 50 ел буе тормыш юлын бергә атлыйлар. Шатлык һәм кайгылар, тормыш авырлыклвры, бәхетле минутлар – барысы да булды.
Аларны котларга районнан ЗАГС бүлеге башлыгы Н.Кадырова, авыл җирлеге башлыгы И.Гаязов, балалары һәм туганнары килгән иде.