Бүген Олы Мәми авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырылды. Отчет доклады белән Скарлухин Н.А. чыгыш ясады. Ә мәктәп директоры Сычева О.Г. да үз учреждениесенең эше турында халык алдында хисап тотты.
Шуннан соң полиция хезмәткәре Л.Габдрахманов, район прокуроры В.Егоров, район башлыгы М.Зиатдинов халыкка җиткерәсе мәгълүматны бирделәр.