Көн саен һәр кеше юлда. Ул я җәяү, я транспортта, я булмаса үзе транспорт йөртә. Ә җәяүле кешедән бик зур җаваплылык сорала.
Күп кенә аварияләр җәяүлеләр юлда үзләрен дөрес тотмаганлыктан барлыкка килә дә инде. Кайберәүләр юл аша чыкканда як-ягына карарга да иренә.
Җәяүлеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- Җәяүлеләр бары тик тротуарлардан гына йөрергә тиеш;
- Юл кырыеннан караңгы вакыт йөргәндә үзең белән яктырту предметы йөртергә кирәк;
- Юл аша чыкканда җәяүлеләр өчен аерым ясалган махсус урыннардан гына үтәргә кирәк;
- Юл аша чыкканда килә торган автомобильнең ераклыгына һәм тизлегенә игътибар итәргә кирәк.