2016 нчы елныд 1 нче январеннан автомобиль хуҗаларына юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны яртылаш кына түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Бу мөмкинлек штрафны кагыйдә бозганнан соң 20 көн эчендә түләгәннәр өчен генә.
Бу Закон РФ Кодексына үзгәрешләр керткәннән соң 2016 нчы елның 1 январеннан гына гамәлгә керде.
Аның турында Бердәм дәүләт хезмәте порталында мәгълүматлар яктыртылып барачак.
Мондый “скидка” административ тәртип бозучыга бурычларын вакытында түләр өчен бер стимул булып торачак.