19 һәм 20 нче январь көннәрендә балигъ булмаган балалар белән эш һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе күп балалы һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә йөреп, аларның тормыш шартлары белән танышты, янгыннан саклану чараларын күрсәтте, электр һәм газ сүнү очракларына басым ясады. Бу эш Макыл, Октябрьский. Яр Морквашы, Введенка Бистәсе авылларында узды.