20 нче январьда районның Үзәк китапханәсендә Давлетшина Г.И. җитәкчелегендә Татар конгрессын Советының аерым әгъзалары утырышы булып узды. Анда түбәндәге сораулар күтәрелеп чыкты:
1) ГТРК “Татарстан – яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең районга киләчәк визиты;
2) “Алло, без талантлар эзлибез” дип исемләнгән татар баладлар фестивален уздыру.
Беренче сорау буенча авыл җирлекләре белән түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып бару күздә тотыла:
- Милли ансамбльләр (яшьләр, олылар);
- Озак еллар бер җирдә эшләп, лаеклы ялга чыгучы мактаулы һәнәр ияләре;
- Озак еллар бергә яшәүче гаиләләр;
- Гореф гадәт, традицияләр;
- Алдынгы билингваль балалар бакчалары;
- Авыллар тарихы;
- Районда хәзерге вакытта бара торган чаралар;
- Дин (мәчетләр тарихы).
Икенче сорауга килгәндә, былтыр район татар укытучылары балалар фестивале уздырган иде. Анда бар мәктәпләрдән 37 бала катнашты. Аны быел тагын уздырып, талантлы балаларны тагын бер кат барлап, хәзерге ансамбльләребезгә алмаш хәзерләргә исәп.