Район юбилеена хәзерлеккә багышланган беренче эшлекле утырышны район башлыгы М.Зиатдинов үткәрде.
Анда ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая да чакырылган иде.
Бу көнне район юбилеен оештыру комитеты төзелде һәм бәйрәм чараларының планы кабул ителде.
Авыл җирлекләренең декадасы башланачак. Аларда концертлар, очрашулар, конкурслар үткәрү каралган.
Бигрәк тә авыл һәм район үзәгенең территорияләрен матурлау һәм төзекләндерү игътибар үзәгендә торачак.