Бүген ТР ның баш МЧС идарәсе Югары Ослан – Аракчино боз юлында очрый торган куркынычлык хәлләрен кисәтү йөзеннән укулар үткәрде.
Анда медицина персоналы, коткаручылар, ГИБДД хезмәткәрләре, боз өстендә эшләүчеләр катнашты.
Боз өстендә автомобильләр йөргән чакта төрле хәлләр, яисә фаҗигалар килеп чыккан очракта үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен өйрәтте алар. Укытуны бу эштә катнашы булган барлык службалар: МЧС, сәламәтлек Министрлыгы, МВД һәм ГИБДД хезмәткәрләре алып барды. Анда 41 кеше һәм 14 берәмлек техника катнаәты.