Кичә безнең районның ЗАГС бүлеге башлыгы Кадырова Н.А. ТР ның Министрлар кабинеты ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясендә катнашты.
Анда “Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт регистрациясе аша үткәрү эшчәнлеге” дигән мәсьәлә каралды.
Коллегия эшендә премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
Доклад ясаучы былтыр 157 мең 538 акт регистрацияләнгәнлеген, аннан тыш 231 мең башка юридик яктан мөһим адымнар ясалуы турында сөйләде.
Республикада бик яшьләй өйләнешүләр күбәю, үлүчеләргә караганда туучылар арту очраклары турында азсызыклады.