Кичә районныд Туган якны өйрәнү музеенда “Без””Свяккалар” билгеләп үтәбез” дигән чара булып узды.
Анда Югары Ослан халкы һәм “Волжанка” ветераннар хоры чакырылган иде.
Музей хезмәткәрләре халык өчен январьда уза торган барлык бәйрәмнәр турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.
Шулай ук бик эчтәлекле стенд та оештырылган. Кешеләр викторина, уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр, көлделәр. Аннан соң бергә утырып чәй эчтеләр.