22 нче январьда яңа төзелгән “Кояшкай” балалар бакчасында “Ике телне өйрәнүне “Билингваль балалар бакчасы” проекты нигезендә тормышка ашыру” дип аталган методик семинар булып узды.
Аның эшен Давлетшина Гөлгенә Искәндәр кызы җитәкләде.
- Бүгенге көндә республика балалар бакчалары тормышында бик зур үзгәрешләр бара, - дип башлап китте ул сүзен. Бу проект тәрбиячеләр алдында бик зур мөмкинлекләр ача. “Телләрне саклау, өйрәтү һәм үстерү” дигән дәүләт программасын, яңа укыту стандартларын тормышка ашыруда “Билингваль балалар бакчасы” проекты балага, ата-анага, рус телле тәрбиячеләргә алыштыргысыз методик әсбап – комплект булып барлыкка килде.
Бу семинарга Г.Давлетшина Макыл һәм Югары Осланнан тәҗрибәле җитәкчеләрне һәм тәрбиячеләрне дә чакырткан иде. Алар бик күп проблемаларны, норматив документлар, дәрес алып бару методикасы, укыту комплектлары белән эшләү чаралары турында яңа җитәкчене һәм тәрбиячеләрне өйрәттеләр.
Очрашу бик эшлекле узды.