Район башлыгы урынбасары С.Осянин һәм прокурор В.Егоров район полициясе хезмәтенең оператив эшчәнлеге турында эшлекле утырыш уздырдылар.
Үзенең чыгышында О.Хохорин Югары Ослан полициясенең 12 бүлек арасында 6 нчы урында торганлыгын, тәртип саклау буенча 60 чарада катнашканлыкларын, дини чараларны да уратып узмауларын, икътисад белән бәйле мәсьәләләр дә алардан башка узмавын әйтеп үтте.
Гадәттән тыш хәлләр булмаган икән узган елда.
Республикадагы экономик кыенлыклар закон һәм тәртип бозуларга зур этәргеч ясый.
Күп кенә җинаятьләрне вакытында белү өчен Чехов һәм Печище тракты урамнары кисешкән урында видеонаблюдение камерасы куелды.