2015 нче елда республика юлларында аварияләр һәм үлүчеләр саны кимеде.
Шулай булуга карамастан, юл куркынычсызлыгы буенча хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Ш.Гафаров моның белән генә тынычланырга ярамаганлыгына басым ясады.
Югары Ослан районы юлларында авариясез хәрәкәт итүне тәэмин итү максатыннан районның Башкарма комитет җитәкчесе Л.Хәкимҗанов тиешле службалар белән утырыш уздырды.