Узган шимбәдә ял һәм культура паркында V нче Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары булып узды.
Аның максаты: халыкны массакүләм спортка тарту, укучыларда сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү һәм коллективларны берләштерү.
Соңгы атнада көчле җил һәм бураннар булуга карамастан, бу көнне һава торышы үзенең шартлары белән куандырды.
Ярышларда 6 команда катнашты. Дистанция – 1,5 км.
Нәтиҗәләр:
Хатын – кызлар арасында Нина Антонова, балалар сәнгать мәктәбе;
2) Ирләр арасында – Айнур Хәлиуллин, мәгариф бүлеге.
Бүләкләр тапшыру “Чемпион” спорт комплексында узды.