Халык җыены Дмитрий Морозовның авыл җирлегенең 2015 нче елдагы эшчәнлеге һәм 2016 нчы елга планнары турындагы доклады белән башланып китте.
Аннан соң авыл китапханәсе җитәкчесе авыл халкы белән башкарган эшләргә тукталды. Полиция хезмәткәре авылдагы терроризм һәм экстремизмга каршы алып барыла торган эшләр белән таныштырды һәм спиртлы эчемлекләр сату очракларына басым ясады.
Ахырдан аерым кешеләрне бүләкләү булды. Халыкка районнан килгән хезмәткәрләргә сораулар бирер өчен дә мөмкинлек булды.
Район башлыгы М.Зиатдинов Авыл җирлеге башлыгына халыкны өзлексез эчә торган су белән тәэмин итүне һәм мәктәпне төзекләндерүне тәмамларга дигән йөкләмәләр бирде.