Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелеге астында районның хезмәтне саклау буенча координацион Советының киңәйтелгән утырышы булып узды.
Анда районның хезмәтне саклау һәм шартларын яхшырту буенча белгече В.Постников, инженер А.Меркашева, ООО “Керамика – Синтез”дан Е.Ганин, төзелеш һәм архитектура Министрлыгының әйдәп баручы консультанты Р.Зиннуров чыгыш ясадылар һәм барлык проблемаларны уртага салып сөйләштеләр.