Яр Морквашында халык җыены

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген район башлыгы М.Зиатдинов, прокурор В.Егоров, авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәте катнашында Яр Морквашында халык җыены булып узды.

Авыл территориясендә 1027 кеше яши. Аның 58 е авыл клубына авыл тормышы белән, аның алдагы планнары һәм проблемалары белән танышырга, сорауларын бирергә һәм сөйләшүдә катнашырга дип килгән.

Алдан ук грипп эпидемиясе турында баш врач урынбасары Дана Зарипова чыгыш ясады.

Аннан соң авыл җирлеге башлыгы И.Гаязов, мәктәп директоры Р.Саттаров, авыл китапханәчесе И.Прохорова, полиция хезмәткәре В.Заворохин, район прокуроры В.Егоров чыгыш ясадылар.

Җыен район башлыгы  М.Зиатдинов күрсәтмәләре һәм теләкләре белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International