Стенд атуы Федерациясенең исәп-хисап конференциясе

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә ТР ның яшьләр һәм спорт Министрлыгының Стенд атуы Федеорациясенең исәп-хисап конференциясе булып узды.

Бу конференциядә 100 дән артык делегат катнашты. Алар арасында спортсменнар, тренерлар, һәм фанатлар бар иде. Почетлы кунаклар арасында Президент Аппараты җитәкчесе Ә.Сафаров, Югары Ослан, Саба, Тәтеш, Менделеевск районнары башлыклары, республиканың бу төр спорт юнәлешендә эшләүчеләр, депутатлар, попечительләр Советы әгъзалары  катнашты.

Үзенең докладында М.Шәйхетдинов ТР Президенты Р.Миннехановка стенд атуы төре спортының үсешенә зур игътибар юнәлтүе өчен зур рәхмәтен белдерде.

Попечительләр Советына 11 җитәкче керде. Алар алга таба бу эшне югары дәрәҗәгә куярлар дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International