Яшь экологлар Президент белән аралашты

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Казанның “Корстон” үзәгендә районның 3 мәктәбе экология Министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнаштылар. Югары Ослан мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары  Әдилә Шарипова һәм Саша Кудашев якыннан Президент белән аралаштылар: үзләренең проектлары турында һәм алдагы планнары турында сөйләделәр.

Экологик надзор әйләнә-тирәдәге техноген авырлыкларга бик зур таләпләр куя. Бу ел сулыкларны саклау елы булып игълан ителде. Татарстан иң күп сулы регион. Шундый байлыкларга ия булып та без әле аны тиешенчә тормышта куллана белмибез. Моның турында Президентыбыз үз чыгышында басым ясады.

Бу әһәмиятле очрашу балалар күңелендә озакка сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International