Зөбәрҗәт туй

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

60 ел бергә гомер кичергән парларны котлау бик дулкынландыргыч күренеш. Аларның ярату хисләре барлык киртәләрне дә үтеп чыккан.

Кичә Югары Осланда нәкъ шундый вакыйга булды: Геннадий Иванович һәм Вера Константиновна Бобониннарның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Юбилярлар үзләренең чын бәхете итеп балаларын һәм оныкларын, аларның тәртипле гаиләләрен, яхшы эшләрен саныйлар.

Бобониннар гаиләсен юбилее белән котларга ЗАГС бүлеге башлыгы Н.Кадырова, килде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International