Мәгариф хезмәкәрләренең кышкы Спартакиадасы

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

26 нчы январьда “Чемпион” спорт комплексында мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм кышкы Спартакиадасы булып узды. Анда 14 учреждение катнашты.

Котлау сүзләре белән педагоглар алдында спорт мәктәбе директоры Е.Абызов һәм мәгариф бүлеге башлыгы В.Касимов чыгыш ясады.

Бик күңелле 4 эстафетадан торган ярышларны укытучылар зур азарт белән уйнадылар. Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын: Октябрьская мәктәбе;

2 нче урын: Шеланга мәктәбе;

3 нче урын: Югары Ослан мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International