Кичә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм прокурор ярдәмчесе Алсу Данилова, полиция башлыгы урынбасары Марсель Данилов, авыл җирлекләре башлыклары катнашында Терроризмга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булып узды.
Республикадагы экстремизмга каршы бара торган чаралар турында С.Осянин чыгыш ясады.
Комиссия сәркатибе райондагы экстремизм һәм терроризмга каршы төзелгән планның үтәлеше турында сөйләде.
Халык күп җыелган урыннарда нәрсәләр булдырырга һәм үз-үзеңне ничек тоторга кирәклеге турында инструкцияләр бирелде.