Кичә, 28 нче февралҗдә, ТР ның Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин республиканың «Мэрхэмэт-Милосердие» оешмасы һәм шәһәр советы депутат хатын - кызлары белән очрашты. Безнең районнан анда Ямбулатово авыл җирлеге депутаты М.В.Анохина катнашты.
Программа бик кызыклы һәм тыгыз төзелгән иде. Башта Дәүләт Советы буенча экскурсия, аннан сорң Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин белән очрашу булды. Анда сүз хатын-кыз депутатларның гаилә экономикасы сорауларына, авыл җирлекләрендәге проблемаларга мөнәсәбәтен арттыру һәм ул проблемаларны чишүдә катнашуы турында барды.