Соболевскоеда халык җыены

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Халык җыены Ольга Майорованың авыл җирлегенең 2015 нче елдагы эшчәнлеге һәм 2016 нчы елга планнары турындагы доклады белән башланып китте.

Аннан соң авыл китапханәсе җитәкчесе Л.А.Самойлова авыл халкы белән башкарган эшләргә тукталды. Л.Габдрахманов авылдагы терроризм һәм экстремизмга каршы алып барыла торган эшләр белән таныштырды һәм спиртлы эчемлекләр сату очракларына басым ясады.

Ахырдан аерым кешеләрне бүләкләү булды. Халыкка районнан килгән хезмәткәрләргә сораулар бирер өчен дә мөмкинлек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International