Россиядә грипп эпедемиясе көчәйгәннән-көчәя бара. Ул хәзер котычкыч формада дуңгыз гриппы формасында йөга. Бу формада ул кешедән-кешегә тиз арада күчүе һәм авырган вакытта бик зарарлы матдәләргә бай булуы белән аерылып тора. Бигрәк тә яшь балалар һәм йөкле хатыннарга сак булырга кирәк.
Югары Осланда әле грипп бик таралып өлгермәсә дә авыру очраклары инде бар. Шуңа күрә табиблар иҗтимагый урыннарда маска кияргә кушалар.
Ә шифаханәдә бу авыруга каршы барлык препаратлар да бар һәм авырулар өчен бөтен шартлар да тудырылган.