Без – Чемпионнар!

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

29 нчы январьда Казанның СОК Планета-Фитнес сараенда World  PowerliftingCongress кагыйдәләре нигезендә һәм Татарстанда пауэрлифтингны үстерү максатыннан IV нче ачык Чемпионат булып узды.  

Бу ярышларда күп регионнардан 250 көчле спортсмен катнашты. Безнең районнан анда катнашырга дип  Яр Морквашы мәктәбенең физик культура укытучысы Радик Хәбибуллин һәм аның укучылары Смотраева Виктория, Мехтиев Ариф бик озак һәм максатчан хәзерләнделәр. Чыннан да үзләрен спортның бу төре буенча иң көчле икәннәрен күрсәттеләр.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Хәбибуллин Р.Р., 2 нче урынга Смотрева Виктория, 3 нче урынга Михеев Ариф чыкты.

Аларның барысын да җиңүләре белән котлыйбыз һәм Россия беренчелегендә уңышлар теләп калабыз.

Кемнәр спортның пауэрлифтинг төре белән кызыксына,  районның “Чемпион” спорт комплексының тренажер залына көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International