26-29 гыйнварда Югары Ослан укучылар командасы ОБЖ фәне буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гаделшина Яна, Матюшино урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, –җиңүче,
Токарева Лия, Матюшино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы,-призёр,
Садеева Әлинә, Матюшино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы,-призёр,
Афонина Луиза, Матюшино урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы,-призёр.
Кызларның дүртесе дә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, ә укытучылары, Илгизәр Гаделшин һәм Дмитрий Баймяшкин. министрлыкның рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Матюшино урта мәктәбе укытучылар коллективы команданы уңышлы чыгыш ясавы белән котлый һәм Бөтенроссия этабында да уңышлар теләп кала.