31 нче январьда районның Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә узган Җырлый торган балачак” исемле вокалистларның 1 нче республика конкурсына барып кайттылар.
Конкурс аеруча сәләтле балаларны барлау йөзеннән 9 нчы номерлы Балалар сәнгать мәктәбендә узды.
Безнекеләр “Академик вокал” номинациясендә (Болотова Софья, 1 нче урын); “Халык җыры” номинациясендә (Шулаева Ирада, 3 нче дәрәҗәдәге лауреат); “Эстрада җыры” номинациясендә ( Мельникова Екатерина, 2 нче дәрәҗәдәге лауреат) кебек югары урыннар яуладылар.
Укучыларның җиңүләре белән аларның укытучылары Ольга Бутенконы уңышлары белән котлыйлар.