Гаилә бәйрәме

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 нче февральдә Куралово авылында тагын бер гаилә бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу юлы Геннадий Степанович һәм Валентина Макаровна Тарасовларның зөбәрҗәт туйлары иде бу.

Аларның бергә гомер кичерә башлауларына инде 55 ел узган. Бу гаиләдә чын-чынлап бер-берсенә хөрмәт, ярату, булышу, тугырылык хисләре сакланган.

Бу көнне аларның исеме районның Почет китабына кертелде, район башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хаты һәм бүләге бирелде аларга.

Бик күп җылы сүзләр яңгырады алар хөрмәтенә район кунакларыннан, якыннарыннан һәм бала-оныкларыннан. Озак яшәгез, юбилярлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International