Матюшино урта мәктәбендә район семинарлары

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 нче февраль көнне Матюшино урта мәктәбендә районның башлангыч сыйныф һәм инглиз теле укытучылары өчен район семинарлары уздырылды.

Семинар барышында укытучылар Алсу Арсланова һәм Лилия Гүзәлбаева 1, 2 нче сыйныфларда ачык дәресләр һәм класстантыш чара үткәрделәр. Алар үзләренең коллегалары белән укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Инглиз теле укытучысы Әлинә Гайнанова 5 нче сыйныфта дәресләрнең ФГОС нигезендә төзү структурасы белән таныштырып китте.”Әдәби Англиягә сәяхәт” исемле класстантыш чара кызыклы һәм җанлы үтте. Гомумән, килгән укытучылар үзләренең коллегаларының эш тәҗрибәсеннән канәгатҗ калдылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр, уңай якларын югары бәяләделәр. Семинарлар оешкан төстә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International