Макыл авыл җирлегендә гражданнар җыены

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 нче февральдә Макыл авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды.

Аның эшендә район башлыгы М.Зиатдинов белән бергә Дәүләт Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район прокуроры В.Егоров, МВДРФ ның Югары Ослан бүлекчәсе башлыгы Олег Хохорин да катнашты.

Үзенең чыгышында авыл җирлеге башлыгы А.Матвеева  референдум үтәчәгенә тукталды, җыелган акчаларның искергән суүткәргеч трубаларның алыштырылачагы турында сөйләде.

Аннан соң Яшьләр клубы җитәкчесе И.Шәрипов, авыл Советы депутаты  авылдагы проблемалар турында  В.Плохов чыгыш ясады.

Ахырдан авылның иң актив гражданнарын Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International