Җир һәм мөлкәт Министрлыгы коллегиясе

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

2 нче февральдә район башлыгы М.Зиатдинов Татарстан премьер-министры катнашында узган Җир һәм мөлкәт Министрлыгы коллегиясендә булып кайтты.

Анда бу Министрлыкның 2015 нче елда үзенә алган йөкләмәләрнең барысы да үтәләү турында мәгъләмат алдылар.

Ә алга таба планнарга карасак, республика хөкүмәте башлыгы иң мөһим итеп дәүләт һәм муниципаль предприятиеләрнең эшчәнлеген контрольдә тотуны атады.

Күчемсез милек объектларының бик күбәеп китүенә дә басым ясады. Тагын бер бик кыен юнәлеш итеп ул җир мөлкәте мөнәсәбәтләре буенча эшне көчәйтүне күрә. Кулланылмый торган җирләрнең тулы масштабы турында мәгълүматлар сорый ул район башлыкларыннан.

Бу Министрлык күпме генә эш кичерсә дә, алга таба куелган максатларга ирешәсе өчен бик күп тырышасы барлыгын азсызыклады премьер-министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International