2016 нчы елның Декларация кампаниясе башланды. 2015 нче елгы Декларацияне налог агенты алмаган физик затлар 4 нче майга кадәр бирергә тиеш.
Әгәр налог түләүче 2015 нче елда милкен сатса, квартирадан яисә башка мөлкәттән доход алса, арендага мөлкәт бирсә, бүләкләр алса, аларга декларация бирелә.
Декларацияне кеше шәхсән үзе, яисә почта аша, яисә электрон почтадан “Налог түләүченең шәхси кабинеты” сервисы ярдәмендә җибәрә ала. Аның программасы ФНС России сайтында урнаштырылган.
4 нче майга кадәр декларация бирмәүчеләрдән 5% штраф алына.