3 нче февральдә район башлыгы Марат Зиатдинов Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе коллегиясендә катнашты. Аның эшендә Президент Р.Миннеханов һә РФ ның баш санитар врачы А.Попова катнашты.
Коллегиядә Роспотребнадзор идарәсе һәм ФБУЗ “Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология Үзәге” нең 2015 нче елда гы эшчәнлеге каралды.
Иң төп мәсьәлә республикада инфекцион авыруларның артуы, ашау-эчү продуктларының сыйфаты, балалар сәламәтлегенә кагылышлы сораулар күтәрелде.