2 нче февральдә Казанның Г.Тукай исемендәге филормония залында премьер-министр И.Халиков җитәкчелегендә Культура Министрлыгы коллегиясе булып узды.
Безнең районнан анда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова һәм культура бүлеге башлыгы М.Назарова катнашты.
И.Халиков үзенең чыгышында Республикада узган чараларга югары бәя бирде һәм культура хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды. Алар арасында безнең районның Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лев Яковлев та бар иде. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать хезмәткәре” дигән исем бирелде.
Котлыйбыз!