Түбән Осландагы халык җыенында авыл җирлеге башлыгы А. Шәйдуллин 2015 нче елгы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2016 нчы елга максатлар куйды.
Җыенның эшендә район башлыгы М.Зиатдинов һәм прокурор В.Егоров катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы үз чыгышында референдум сорауларын, территориянең чисталыгы, су мәсьәләсе, халыкның тоак сораулары һәм эшсезлеккә басым ясады.
Аннан тыш авылның ветераннар Советы җитәкчесе Н.Простатов, МВД хезмәткәре А.Русаков чыгыш ясадылар.