Узган шимбәдә “Чемпион” спорт комплексында Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды.
Ярышларның максаты - халык арасында сәламәт тормыш рәвеше тәрбияләү һәм яшьләрне массакүләм спортка тарту.
Бу юлы уеннарда 10 команда катнашты.
Командалар арасында түбәндәге нәтиҗәләр булды:
- 1 нче урын – район Советы һәм Башкарма комитеты;
- 2 нче урын – мәгариф бүлеге;
- 3 нче урын – Түбән Ослан авыл җирлеге һәм район хастаханәсе.
Ахырдан спорт һәм яшьләр бүлеге башлыгы А.Федотов җиңүчеләрне бүләкләде.