Гражданнар җыены

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Традиция буенча ел саен авыл җирлекләрендә районның социаль-экономик үсеше һәм перспективаларына багышланган гражданнар җыены уздырыла.

15 нче январьдан 2 нче февральгә кадәр 1050 кеше катнашында 13 җыен булып узды. Гражданнардан 43 мөрәҗәгать кабул ителде һәм алар барысы да хәзер эштә. Бу җыеннарда һәрбер кешегә районның төрле службаларына турыдан-туры сорау бирергә һәм җавап алырга мөмкинлек булуга карамастан, район халкының  йөреше түбән. Ул ел саен 10% тан 30 % ка кадәр генә кеше тәшкил итә.

Сорауларның күбесе сәламәтлек саклау сферасына, хезмәт хакы түләмәү, исерткеч эчемлек сату турында булды.

Җыеннар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International