ТР ның сәламәтлек саклау Министрлыгы коллегиясе

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

4 нче февральдә район башлыгы Марат Зиатдинов ТР ның сәламәтлек саклау Министрлыгының 2015 нче елга йомгаклары һәм 2016 нчы елга максатлары турындагы ТР Президенты катнашында узган коллегиясендә катнашты.

Төп доклад белән Сәламәтлекне саклау Министры А.Вафин чыгыш ясады.

Аның әйтүенчә. 2015 нче елда халыкның үлеме бик түбәнәйде, ә туу ягыннан артуы 2,7 мең тәшкил итә.

Үлем ягыннан югарыда Тәтеш, Югары Ослан, Спасс, Кама Тамагы, Әтнә районнары тора.

Кан йөреше авырулары белән интегүчеләрнең дә саны кимегән.

Ә медицина өлкәсен югары дәрәҗәдәге техника белән җиһазландыру Европа илләре белән тәңгәл килә.

Шуның белән беррәттән онкологик авырулардан үлүчеләр саны артканнан-арта бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International