“Золушка” мюзиклы

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә район культура йортында Шарль Перроның әкияте буенча “Золушка” мюзиклы куелды.


Бу көнне залга килеп керү белән үзләрен күптәнге әкият дөньясындагы кебек хис итте килгән кунаклар.

Зал бик тиз тулды.”Э.Т.О.” клубы хәзерләгән спектакль башыннан ахырына кадәр тамашачыны үзенә җәлеп итте. Монда киемнәр дә, сәхнә җыйһазы да, артистлар да – барысы бергә бәйрәмчә, матур, дулкынландыргыч.

Артистларны уеннары белән, күрсәткән тамашасы белән котлап, район башлыгы урынбасары С.Осянин бик күп җылы сүзләр әйтте. Культура йорты җитәкчесе Е.Мәхәмәтҗанова да артистларга уңышлар теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International