Узан атнада Казанның “Спорт, физкультура, туризм Идел буе дәүләт академиясендә” ТР ның Яшьләр һәм спорт эшләре буенчаМинистрлыкның киңәйтелгән коллегиясе булып узды. Анда 2015 елга йомгаклары һәм 2016 нчы елга планнары һәм максатлары турында сүз барды.
Коллегия эшендә ТР ның премьер-министры И.Халиков, Яшьләр һәм спорт эшләре Министры В.Леонов, РФ ның бу тармак буенча статс-секретаре Н.Паршикова катнашты.
Безнең районнан коллегиягә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Г.Камалетдинова, Яшьләр һәм спорт бүлеге башлыгы А.Федотов, ДЮСШ директоры Е.Абызов барды.
Нәтиҗәләргә карасак, гомуми рейтингта Югары Ослан районы 45 район арасында 11 нче баскычта тора.