Россия Федерациясенең Федераль җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, сайлаучының хокукый культурасын күтәрү, сайлау технологияләрен үстерү һәм камилләштерү йөзеннән 4 нче февральдә видеоконференция булып узды. Анда Людмила Никитина, Виктор Постников, Елена Язынина, Ильназ Гилязиев катнашты.
Сайлауларны оештыру, 16 нчы мартта авыл җирлекләрендә узачак референдуинарның сораулары турында сүз барды. Ул референдумнар су белән тәэмин итү, зират, юлларны төзекләндерү, контейнер мәйданчыклары булдыру кебек сораулар буенча 11 авыл җирлегендә узачак.