Кадрлар хезмәтенә йомгак ясалды

2016 елның 5 феврале, җомга

ТР ның муниципаль  хезмәтендәге кадрларның исәбен ел саен тикшереп, үзгәртеп, яңартып торалар.

Югары Ослан районы җирле идарәсе органнарында барлыгы 73 муниципаль хезмәткәр эшли. 2015 нче елда аларның 18 е яңа урнашты: аларның 2 се – кадрлар резервыннан, 8-е – конкурс аша, калганнары үзе теләп урнашты. Ә эш урыннарын 12 кеше калдырды: 1 се – хезмәт договорын кисеп, 3 се – пенсиягә чыгып. 47 хезмәткәр аттестация узды, 6 хезмәткәр муниципаль һәм дәүләт идарәчесе дигән белем белән эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International