Прокуратура юл кафелары белән кызыксына

2016 елның 5 феврале, җомга

Югары Ослан прокуратурасы контроль органнары белән берлектә Уфа – Казан трассасында урнашкан «Тегермән» кафесы эшчәнлеген тикшерде.

Бу тикшерү нәтиҗәләре буенча кафеда терроризмга каршы саклану кагыйдәләре берсе дә үтәлмәгәнлеге: сакчының юклыгы, видеотөшерү техникасы эшләве, куркынычсызлык паспортының бөткенләй булмавы ачыкланды.

Аннан тыш кафеда санитар кагыйдәләр дә үтәлми: продуктларның срогы билгесез. Аларны саклау . куллану буенча бернинди мәгълүматлар да юк.

Законнарнң үтәлмәве өчен кафе хуҗасы Р.Нигъмәтҗановка 6.6 КоАП РФ маддәсе буенча административ кисәтүләр булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International