Психологик-педагогик ярдәм хезмәте

2016 елның 5 феврале, җомга

Узган елның октябрь аенда районда балаларга психологик-педагогик ярдәм итү хезмәте Үзәге ачылды. Ул нәрсә һәм ни өчен кирәклеге турында әңгәмәне аның җитәкчесе А.Ракова белән алып бардык.

Үзәкнең иң төп максаты – балаларга психологик яктан ярдәм күрсәтү. Мәктәпләрдәге педагогик яктан артта калган балаларны барлау һәм ярдәмгә мохтаҗ укучыларга төрле дәрәҗәдә булышу: ата-аналарга консулҗтацияләр бирү, бала тәрбисендәге үзенчәлекләр турында аңлату эшләре алып бару, коррекция һәм профилактика эшләрен үтәү.

Хәзерге көндә психолог, логопед, социаль педагоглар  бик күп мәктәпләрдә ата-аналар белән җыелышлар үткәрделәр, 1-5 сыйныфларда баланың дулкынлану дәрәҗәсенә тест, профессия сайлаудагы кыенлыклар турында профтестлар, ВУЗ һәм СУЗ лар белән очрашулар да булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International