Видеоконференция яңалыклары

2016 елның 7 феврале, якшәмбе

6 нчы февральдә район башлыгы Марат Зиатдинов Социаль  объектлар төзү программаларын тормышка ашыру буенча традицион видеоконференциядә булды. Аны ТР Президенты Р.Миннеханов алып барды.

Агымдагы елның башыннан 300 мең кв.м торак төзелгән.

ТРның төзелеш, архитектура һәм ЖКХ Министры Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, 2015 нче елда Татарстан барлык субъектлар арасында 9 нчы урынга чыккан.

Ятим калган 311 бала өчендә торак төзеләчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен18 йорт төзү планга кертелгән.

312 гаилә 2015-2020 нче елларда тормышка ашырылачак “Торак” программасына басканнар.

Бик күп социалҗъь объектлар төзелә башлаган, парклар, скверлар аякка баскан.

Утырышта шулай ук Президент каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм ТР ның  транспорт һәм юх хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International