Апанай мәчетенең имам-хатыйбы район мәчетендә намаз укыды

2016 елның 7 феврале, якшәмбе

Районның Яшьләр клубына Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров кунак булды. Аның белән бергә Татарстанның рухани мөселман идарәсе бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев, мөнәҗәтләр җырлаучы Динар Шәймәрданов та килгән иде.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Камалетдинова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина каршы алды.

Кунаклар традицион ислам, аның чын мәгънәсе, иман, аларның кеше торышында тоткан роле турында сөйләделәр.
Ахырдан район мәчетенә кереп намаз кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International